news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры Илдус Габдрахманов өчен куелган “Биюче” спектаклен видеода күрсәтә

Видеоспектакль 15 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә башлана.

Камал театры Илдус Габдрахманов өчен куелган “Биюче” спектаклен видеода күрсәтә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры заманында Илдус Габдрахманов өчен куелган “Биюче” спектаклен видеоязмада күрсәтә. Спектакль “Камал мәктәбе” проекты кысаларында иртәгә театрның кече залында булачак. Видеоспектакль 15 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә башлана.

Спектакльне карарга һәм аның турында фикерләшергә эксперт буларак хореографлар Илдар Алекбаев һәм Венера Галимова, фламенко укытучысы, El Deseo мәктәбе җитәкчесе Гөлсинә Галимуллина, KAZAN ансамбле мәктәп-студиясе хореографы Нигина Низамиева килә.

Театр артистлары Илдус Габдрахманов, Люция Хәмитова, Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин, театрның хореографы Сәлимә Әминова катнаша.

“Камал мәктәбе”нә шулай ук әлеге спектакльдә катнашкан Чулпан Закирова, сәнгать белгечләре Рауза Солтанова һәм Айгөл Габәши чакырулы.

  • Камал мәктәбе проекты кысаларында театрның легендар спектакльләре күрсәтелә. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.

“Биюче” спектакле Лопе де Вега әсәре буенча куелган иде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot