Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театры Илдус Габдрахманов өчен куелган “Биюче” спектаклен видеода күрсәтә
Видеоспектакль 15 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры заманында Илдус Габдрахманов өчен куелган “Биюче” спектаклен видеоязмада күрсәтә. Спектакль “Камал мәктәбе” проекты кысаларында иртәгә театрның кече залында булачак. Видеоспектакль 15 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә башлана.
Спектакльне карарга һәм аның турында фикерләшергә эксперт буларак хореографлар Илдар Алекбаев һәм Венера Галимова, фламенко укытучысы, El Deseo мәктәбе җитәкчесе Гөлсинә Галимуллина, KAZAN ансамбле мәктәп-студиясе хореографы Нигина Низамиева килә.
Театр артистлары Илдус Габдрахманов, Люция Хәмитова, Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин, театрның хореографы Сәлимә Әминова катнаша.
“Камал мәктәбе”нә шулай ук әлеге спектакльдә катнашкан Чулпан Закирова, сәнгать белгечләре Рауза Солтанова һәм Айгөл Габәши чакырулы.
- Камал мәктәбе проекты кысаларында театрның легендар спектакльләре күрсәтелә. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.
“Биюче” спектакле Лопе де Вега әсәре буенча куелган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз