Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры игелекле эшләр эстафетасын Кариев театрына тапшырды
Эстафета шартлары буенча, һәр театр Яңа елга кадәр игелекле эшләр башкарырга тиеш.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры Яңа ел алдыннан Татарстан театрлары арасында Игелекле эшләр акциясен башлап җибәрде һәм эстафетаны Кариев исемендәге театрга тапшырды. Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге җитәкчесе, маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов хәбәр итте.
Искәртеп үтәбез, Владимир Маяковский исемендәге Мәскәү академия театры #ТЕАТРАЛЬНЫЙСАНТА2018 эстафетасын башлап җибәрде. Эстафета шартлары буенча, һәр театр Яңа елга кадәр игелекле эшләр башкарырга тиеш.
Театрның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, игелекле эшләр акциясе буларак, кичә Камал театры Югары Ослан районының картлар һәм инвалидлар йортында концерт оештырган. Театр директоры Илфир Якупов спектакльләр, артистлар башкаруында җырлар яздырылган дисклар бүләк иткән һәм Картлар йортында яшәүчеләрне бушлай спектакль карарга чакырган.
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры коллективы шушы көннәрдә “Ярдәм” һәм “Апрель” реабилитация үзәкләренә барырга җыена. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театр директоры Мансур Ярмиев хәбәр итте. Алар эстафетаны Кәрим Тинчурин театрына тапшырачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз