news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры иҗат белән хакимият турында пьеса куячак

Ркаил Зәйдулланың Камал театры планына кертелгән пьесасын театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үзе куячак.

Камал театры иҗат белән хакимият турында пьеса куячак
Рамиль Гали/архив

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры бу сезонда драматург, Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулланың Алтын Урда чоры риваятьләренә нигезләп эшләгән яңа пьесасын сәхнәләштерәчәк. Яңа сезон премьералары турында коллективның җәйге ялдан соң труппа җыенында баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

Ркаил Зәйдулланың Камал театры планына кертелгән пьесасын театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үзе куячак. Спектакльнең исеме тәгаенләнмәгән. Әсәрнең эшче атамасы - «Хан һәм шагыйрь». Соңрак автор «Игез» дигән икенче исем дә тәкъдим иткән. Бу «двойник» мәгънәсен бирә. Фәрит Бикчәнтәев ул исем катлаулырак дип саный, артистлар да шушы фикердә.

Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, төп геройның прототибы Бирдебәк хан. Ул тарихта бөтен туганнарын үтерткән явыз хан буларак калган. Вакыйгалар Алтын Урдада 1359 елда бара.

«Минем борынгы риваятькә нигезләнеп язылган хикәям бар. Легенда буенча, Бирдебәк хан белән шагыйрь Әхмәт урыннарын алмашыналар. Шуның нигезендә пьеса язылды. Ул бүгенге көнә аваздаш тема. Тарихи әсәр ул фон булып тора, проблемалары бүгенге», - диде Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Иҗат белән власть мөнәсәбәте – мәңгелек тема. Әсәрдә шушы тема күтәрелә», - диде халык шагыйре.

Әлеге спектакль сезон азагына таба куелыр дип уйланыла. Сезонның беренче яртысында Фәрит Бикчәнтәев Гүзәл Сәгыйтова пьесасы буенча «Томан» спектаклен һәм Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектаклен чыгарачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100