Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры «Хуш, авылым» спектакленең икенче кисәген чыгарды
Документаль спектакль геройларның сиксәненче, туксанынчы елгы истәлекләреннән чыгып төзелгән, хикәяләрнең дә шушы чорны чагылдырганнары сайланган.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры «Хуш, авылым» документаль спектакленең «Хыял» дип аталган икенче кисәген премьера алдыннан журналистларга күрсәтте.
Спектакльнең авторы — режиссер Айдар Җаббаров. Ул җәй көне үз командасы белән бетеп барган татар авылларында экспедициядә йөреп спектакль өчен материал туплаган. Әзерләнгән материалның 4 сәгатьлек булуы ачыклангач, аны ике кисәккә бүлергә карар иткәннәр.
Спектакльнең дәвамын аның беренче кисәген эшләгән шул ук команда әзерләгән. Рольләрдә дә шул ук артистлар: Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Гүзәл Гюльвердиева, Алинә Мөдәррисова, Алмаз Борһанов, Эльвир Сәлимов.
Авыл кешеләренең монологлары арасына Туфан Миңнуллинның «Ышансаң ышан, ышанмасаң ышанма» хикәясе, Фирүзә Җамалетдинованың «Акча, банан һәм чиратлар», «Карак һәм ашказаны» хикәяләре, Гөлчәчәк Шәйхетдинованың «Әрекмән тамыры» хикәяләре кертелгән.
Документаль спектакль геройларның сиксәненче, туксанынчы елгы истәлекләреннән чыгып төзелгән, хикәяләрнең дә шушы чорны чагылдырганнары сайланган.
Февраль аенда Камал театры спектакльне биш көн күрсәтәчәк. Билетлар юк. Спектакльнең беренче кисәгенә март ае өчен дә билетлар калмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз