Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театры Һади Такташ турында спектакль әзерли
Камал театрында Йолдыз Миңнуллина пьесасы буенча «Такташ. Югалган матурлык» спектакль макетын тәкъдим итү булды. Режиссеры – Лилия Әхмәтҗанова-Нурель, рәссамы – Екатерина Горшкова, костюмнар буенча рәссамы – Марина Марьянич. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сюжет үзәгендә – иҗаты 1920-1930 еллар чорының кырыс таләпләренә юлыккан татар шагыйре язмышы.Спектакль шагыйрьнең чын хатларын, шигырьләрен, документларын һәм замандашларының истәлекләрен кулланып, танылудан алып һәлак булуга кадәр иҗат юлын тудырачак.
Спектакльнең премьерасы театрның көнчыгыш залында 19 һәм 20 сентябрьдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз