news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Камал театры хәзер идеаль урында» — «Акыл фабрикасы»нда тарихчы, культуролог фикере

«Акыл фабрикасы» белем бирү форумының лекциясеннән соң, сөйләүчегә Камал театрының урнашуы хакында сорау бирелде.

«Камал театры хәзер идеаль урында» — «Акыл фабрикасы»нда тарихчы, культуролог фикере
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). «Акыл фабрикасы»нда Камал театрының яңа бинасын башка җиргә салу урынына тагын нәрсә эшләп булуы хакында фикер яңгырады.

Бүген Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Акыл фабрикасы» белем бирү форумының «Мәдәният һәм урбанистика» темасына багышланган лекцияләр үтә.

Казан мисалында шәһәрне өйрәнү ысуллары турында сөйләшүдән соң, «Татар-информ» фотографы Салават Камалетдинов Камал театрының урыны үзгәрүе турында сорады.

Сезнеңчә, театрны күчерү хакында кабул ителгән карар максатына ярашлымы, яки театрны, хәзерге урынында калдырып, реконструкцияләргә була идеме?

Бу очракта үзем өчен генә җавап бирәм. Минемчә, хәзер ул идеаль урында тора. Татар бистәсе икегә - Болак арты һәм Кабан арты өлешләренә бүленә. Болак арты — ул фикерләр кайнаган урын. Анда Печән базары, Кәримовлар типографиясе, татар биржасы булган. Ә икенчесе - Мәржәниле, Насыйриле өлеш — ул мәдәни ландшафтны билгеләүче берничә гаиләнең яшәү урыны булып торган. Камал театры — татар милләтен формалаштырган мәдәни код. Ул нәкъ уртада урнашкан. 

Мин архитектор түгел, шуңа күрә миңа театрның күчү мәсьәләсе турында әйтү авыр. Мөмкин булса, якындагы башка биналарның кайберләрен театрга биреп, аларның форматын үзгәртү ягын карар идем, — диде тарихчы, культуролог Энҗе Дусаева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100