news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры Гаяз Исхакыйның мирасын яңадан сәхнәдә күрсәтә

13, 14, 24 апрельдә Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган “Тормышмы бу?..” спектакленең премьерасы була.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның мирасы яңадан сәхнәдә күрсәтеләчәк. Бу турыда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

13, 14 һәм 24 апрельдә Гаяз Исхакый әсәр буенча куелган “Тормышмы бу?..”спектакленең премьерасын тәкъдим ителә.

"Тормышмы бу?" әсәренең герое – яшь шәкерт халыкка хезмәт итү теләге белән яна. Әмма, Ислам фәннәрен өйрәнеп үзләштергән, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүм - мулла улы акылына түгел, ә табигый ихтыяҗларын өстенрәк куеп, хисләренә буйсына. Нәтиҗәдә, тормыш ваклыклары белән мәшгуль уртакул авыл мулласы булып кала.

Геройның хыялый чынбарлыгы, мәгънәсез яшәеше, шәхес буларак психологик таркалуы автор кинаясенең нигезен тәшкил итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, спектакльнең режиссер концепциясе татар сәхнәсе өчен яңа булган этюд ысулын куллануны күздә тота. Инсценировканы һәм рольләрне иҗат иткәндә әсәрдән диалоглар гына түгел, шулай ук авторның фикерләре дә, табигатьнең һәм геройларның бер-берсенә мөнәсәбәтләренең тасвирламалары да үзгәртелмичә алынган.

Спектакльнең режиссеры - Айдар Җаббаров, рәссам - Булат Ибраһимов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100