Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театры Гаилә елында «Гаилә акциясе» игълан итте
Камал театры Гаилә елында тамашачылар өчен «Гаилә акциясе» игълан итте. Бу турыда театр сайтында хәбәр ителә.
«Акция шартлары буенча, гаиләдән ике өлкән кеше театрга һәм «Шәрыкъ клубына» килсә, алар белән килүче беренче балага 100 процент ташлама, икенче һәм аннан соңгы балаларга 50 процент ташлама ясала. Ташламага ия булу өчен театр кассасында баланың туу турындагы таныклыклыгын күрсәтергә кирәк», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз