news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры фойесында Илнур Сираҗиевның күргәзмәсе ачылды

Илнур Сираҗиев – танылган татар рәссамы, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы.

Камал театры фойесында Илнур Сираҗиевның күргәзмәсе ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры фойесында танылган рәссам Илнур Сираҗиевның “Сәнгатькә хезмәт итүчеләр” күргәзмәсе ачылды. Сәнгать әһелләренең сурәтләре төшерелгән күргәзмә ачылу вакыйгасы татар театрының туган көненә туры китерелгән иде.

Рәссамның әлеге күргәзмәсендә сәнгать әһелләренең портретлары сурәтләнгән. Зур урынны рәссамнар алып тора: Илнур Сираҗиев үзенең хезмәттәшләренең – рәссамнарның портретларын ясаган.

Күргәзмә ачылу тантанасында халык рәссамы Виктор Аршинов, халык шагыйре Роберт Миңнуллин, рәссам Фәридә Хәсьянова чыгыш ясады. Рәссамның күргәзмәсе ачылу шатлыгын уртаклашырга аның хезмәттәшләре дә килгән иде. Камал театры директоры Илфир Якупов рәссамга Рәхмәт хаты тапшырды.

Илнур Сираҗиев – танылган татар рәссамы, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия рәссамнары берлегенең Татарстан бүлеге рәисе . Бик күп халыкара, бөтенроссия һәм республика күргәзмзләре һәм симпозиумнары катнашучысы. Илнур Сираҗиевның эшләре күп илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot