news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры фойесына «Сәмруг» скульптурасы урнаштырылды

Камал театры фойесына «Сәмруг» скульптурасы урнаштырылды
фото: © Салават Камалетдинов

Камал театры фойесында яңа скульптура объекты барлыкка килде – заманча сәнгать объекты булган «Сәмруг» урнаштырылды. Аны «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» спектаклен премьерага кадәр журналистларга һәм җәмәгатьчелеккә күрсәтер алдыннан ачтылар.

«Мин бу скульптураның татар театрында үз урынын табуына бик шатмын. Бу проект күптән туды. Ул өч скульптурадан торган композициянең бер өлеше: аның беренчесе 1999 елда Бәйрутта тәкъдим ителде, икенчесе 2004 елда Равеннада күрсәтелде, монысы – өченчесе», – диде «Сәмруг»ның авторы - итальян скульторы Марко Бравура.

Марко Бравура

Фото: © Салават Камалетдинов

Ул әлеге скульптураларны халыклар арасында мәдәни күпер дип атады. «Без бер-беребездән әлләни аерылмыйбыз бит», - диде ул.

«Мин бик шат һәм бик бәхетле, монда безнең проектларны күтәреп алучы бик күп кешеләрне күрәм. Мин театр җитәкчелегенә бик рәхмәтле, чөнки без татар театры киңлекләренә итальян сәнгатен кертергә кирәкме дип озак фикерләштек. Миңа калса, хәзер бөтенесенә аңлашыла – кирәк. Җир кешеләре арасында гармония – безнең мәдәниятебез», – диде меценат һәм заманча мозаика коллекционеры Исмаил Әхмәтов.

Исмалил Әхмәтов

Фото: © Салават Камалетдинов

Ул мәдәният министры Ирада Әюповага да рәхмәтләрен җиткерде. Икеләнүчеләргә карамастан, аның сүзендә нык торуын, әлеге скульптураны шушы театрда урнаштырырга теләвен ассызыклады.

«Бу театрның проекты вакытында да дискуссияләр күп булды һәм алар бүген дә дәвам итә. Бу киңлектәге мәдәни һәм социаль активлык 120 еллыгын бәйрәм итәчәк татар театрын этеп чыгармасмы дигән курку да бар. Дөнья үзгәрә, кешеләр үзгәрә, бүген сәнгатьләр синтетикасы бик кирәктер. Бу безгә үз кыйммәтләребезне трансляцияләү каналы буларак та кирәк», – дип сөйләде ачылу тантанасына килгән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Ирада Әюпова

Фото: © Салават Камалетдинов

«Бу үзәкне бөтен сәнгатьләр храмы, безнең халыкның мәдәни кодын трансляцияли торган урын итеп күрәсе килә. Бу скульптураның авторы итальян. Һәр кешенең, һәр халыкның мәдәни кодында актарынсаң уртаклык табарга була. Бүген уртаклык эзли торган вакыт. Канатлар – очыш, мозаика безнең киңлек өчен традицион эстетика. Безнең халык күп катламлы булган», - диде ул.

Илгиз Зәйниев

Фото: © Салават Камалетдинов

Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сәмруг кошының канатларының театрда үз урынын табуына игътибарны юнәлтте. «Мин ул югалып калмасмы, театр югалмасмы дип бик борчылган идем. Хәзер инде мин аны яратып та өлгердем, театр тамашачысына ул өстәмә бүләк булыр дип өметләнәбез. Театрның өстәм канатлары барлыкка килде», – диде. Ул әлеге сәнгать әсәрен иҗат итүчеләргә һәм аны бүләк итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot