news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры директоры: Яшьләр шуны аңларга тиеш - татарча сөйләшүчеләр өчен эш бар

Республика югары уку йортларында, шул исәптән театраль белем бирүче вузларда да, студентларның милли факультетларга өстенлек бирмәве күзәтелә. Бу татар телендә сөйләшүче яшьләрнең кимүе белән бәйле, дип саный Галиәсгар Камал театры директоры Илфир Якупов. Аның фикеренчә, яшьләр татар теленең аларга эш эзләүдә ярдәм итүен аңларга тиеш.

Театраль югары уку йортларында конкурс булуга һәм бер урынга 3-5 кеше дәгъва кылуга да карамастан, элегрәк укырга теләүчеләр күбрәк иде, дип искәртте Якупов.

«Яшьләрнең милли факультетларга бармавы аларның татарча сөйләшмәве, хәтта авылларда да аны өйрәнмәве белән бәйле дип уйлыйм. Аларга бу телнең популяр икәнлеген башка төрле алымнар белән аңлатырга кирәк. Яшьләр арасында бу телдә эш таба алмагач, ул нигә кирәк соң дигән фикер яши», - диде ул «Татарстан-24» телеканалына биргән интервьюсында.

Интернетта спектакльләр күрсәтү дә яшьләрдә туган телгә карата кызыксынуны арттыру теләге белән бәйле, дип өстәде театр директоры. Аның сүзләренчә, шул рәвешле аларда татар телен белгәч эш таба алачакларына ышаныч хисе артачак.

Искәртеп узабыз, элегрәк ул спектакльләрнең онлайн-трансляцияләре һәм трансляцияләре интернетта гына түгел, кинотеатрларда да тамашачыларның игътибарын җәлеп итәргә булыша дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, кешеләргә спектакльләрне мондый форматта карау бик тә кызык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100