news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры директоры тамашачы зәвыгы мәсьәләсен Милли стратегиягә кертергә тәкъдим итә

Илфир Якупов тетарның Мәскәү гастрольләрендә җитди әсәрләрнең авыррак каралуын әйтә.

Камал театры директоры тамашачы зәвыгы мәсьәләсен Милли стратегиягә кертергә тәкъдим итә
Султан Исхаков

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тамашачының зәвыгын күтәрү мәсьәләсе дә Татар халкының үсеш стратегиясенә салынырга тиеш дип саный Камал театры директоры Илфир Якупов. Ул бу проблема турында «Татар-информ»да Театр елы уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәл утырышында сөйләде.

Камал театры директоры коллективның шушы көннәрдә Мәскәүдә гастрольләрдә булуын, җитди спектакльләрнең авыррак баруын әйтте. “Бу да милли стратегия. Без спектакльләребез белән тамашачының зәвыгын күтәрергә тиешбез. Алар өч елдан уйлаячакны спектакльләребез аша бүген салып калдырырга тиешбез”, - диде Илфир Якупов.

  • "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының яңа проекты булган түгәрәк өстәл утырышында татар дәүләт театрлары җитәкчеләре катнашты. Сүз шулай ук, театрларның репертуары, драматургия, режиссура турында да барды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100