news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры директоры Санкт-Петербургта "ПРОРЫВ" премиясенең жюри составына кертелде

Премиянең максаты – Санкт-Петербург драма сәхнәсендә хезмәт итүче яшьләрне үстерү.

Камал театры директоры Санкт-Петербургта "ПРОРЫВ" премиясенең жюри составына кертелде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 февраль, "Татар-информ"). 26 февральдән 4 мартка кадәр Санкт-Петербургта яшьләр өчен үткәрелүче Х "ПРОРЫВ" театраль премиясе үтә. Премиянең жюри составында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов та бар. Бу хакта Г. Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Жюрида шулай ук, театр тәнкыйтьчеләре Марина Давыдова, Жанна Зарецкая, Роман Должанский, Санкт-Петербургның мәдәният буенча Комитеты рәисе урынбасары Александр Воронко, Тбилисск театры сәнгать җитәкчесе Кетеван Долидзе һәм башкалар. Жюри рәисе - "Реальный театр" бөтенроссия фестивале директоры, Екатеринбург Яшь тамашачылар театры директоры урынбасары Олег Лоевский.

  • «ПРОРЫВ» премиясе 2008 елда Санкт-Петербургның  «Приют комедианта» дәүләт драма театры һәм театр тәнкыйтьчеләре Жанна Зарецкая, Андрей Пронин тәкъдиме, шулай ук, Санкт-Петербургның мәдәният буенча Комитеты ярдәме белән барлыкка килә.  Премиянең максаты – Санкт-Петербург драма сәхнәсендә хезмәт итүче яшьләрне үстерү.  
  • «ПРОРЫВ» премиясе - киләчәктә Петербург һәм Россия театрларының даны була алырдай режиссерларга, артистларга, театр рәссамнарына һәм драма театры менеджерларына игътибар бирергә омтыла. «ПРОРЫВ» шулай ук, новаторлык яки эксперименталь характердагы хезмәтләргә өстенлек бирә. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot