news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры директоры Илфир Якупов театраль нон-фикшн әзерли

Камал театры директоры Илфир Якупов театраль нон-фикшн әзерли
фото: Салават Камалетдинов

Камал театры директоры Илфир Якупов MBAда (эшлекле менеджерлык белеме) укыган хезмәткәрләренең проектларыннан җыентык әзерләгән. «Бик кызыклы проектлар бар», – дип театрның «Особенности национального театрального менеджемента» китабына анонс бирде Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуында.

«Без мәдәният тармагында MBA проекты әзерләп 20 кешене укыттык. Алар икътисади база белеме, менеджерлык компетенцияләре һәм профессиональ компетенция алдылар. Проект Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды – максатчан финанслар бүлеп бирелде», – дип аңлатып үтте ул.

Министр әйтүенчә, әлеге проект үрнәгендә кайбер мәдәният учреждениеләре үз хезмәткәрләрен үзләре түләп укыта башлаган.

Мәдәният министры Ирада Әюпованың журналистлар белән очрашуында мәдәни елга кыскача нәтиҗәләр ясап, алдагы елның төп яңалыкларына анонс бирде. 19 слайдтан торган презентациядә Камал театрына аерым слайд багышланган иде.

Камал театрына бәйле яңалыкларга килгәндә, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның Анкарада куйган спектакле «Нәүрүз» театраль белем бирү форумына киләчәк. Форум 27 май – 2 июнь көннәрендә үткәреләчәк.

2024 елда Камал театрының Мәскәү гастрольләре яңартылачак. 10-14 сентябрьдә Малый театр сәхнәсендә театр 6 спектакль уйнаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot