news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры директоры Илфир Якупов күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Бүләкне Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова исеменән министрлык вәкиле Рәшит Фәтхуллин тапшырды.

Камал театры директоры Илфир Якупов күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Михаил Захаров

(Казан, 27 август, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Г. Камал театрының Кече залында яңа сезон ачылуга багышланган матбугат очрашуында театр директоры Илфир Якупов "Татарстан Республикасының мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова исеменнән министрлык вәкиле Рәшит Фәтхуллин тапшырды.

"Яңа сезон ачылу тантанасы белән котлыйм. Эшегездә зурдан-зур уңышлар, гаиләләрегездә тынычлык, күңел күтәреңкелеге телим. Илһам чишмәләренең суы бер вакытта да саекмасын, иҗат уңышлары һәрвакыт юлдаш булсын", - диде Рәшит Фәтхуллин.

Шулай ук ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының мөхәррире Алсу Саттарова, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм театр сәнгате үсешенә зур өлеш кертүе өчен тәрҗемәче-диктор Эльвира Шәрәфиева Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100