news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен тулысы белән чыгарды

Камал театры «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен тулысы белән чыгарды
Салават Камалетдинов

Камал театры Мәхмүт Галәү роман-дилогиясе буенча «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен тулысы белән чыгарды. Моңарчы романның беренче өлеше ачык репетиция форматында күрсәтелгән иде.

Спектакль ике антракт белән 3 сәгать 40 минут бара. «Болганчык еллар» дип аталган беренче роман ике бүлек итеп күрсәтелгән. «Мөһаҗирләр» романы сюжеты спектакльнең өченче бүлегендә урын алган.

Премьерада фойеда самавырлар күргәзмәсе оештырылган. Спектакль тәмамлангач театрдан чыгучыларга сувенир буларак кечкенә шешәләргә салынган туфрак бүләк ителде.

Спектакльнең беренче тамашачылары арасында кадерле кунак – Мәхмүт Галәүнең оныгының кызы Анастасия Галәветдинова да бар иде. Залда шулай ук, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Марсель Сәлимҗановның тормыш иптәше Гөлнар ханым да булды.

Спектакльдә төп герой Сафа образын ике актер башкара. Яшь Сафа – Фәннур Мөхәммәтҗанов, өлкән Сафа – Илдус Габдрахманов. Саҗидә ролендә Ләйсән Гатауллина.

Әсәр аша режиссер бәхет һәм аны эзләү турында уйлана, әсәрнең төп мәгънәсе дә шушы тема салынган. Әлеге тема Сафа белән Газиз ага диалогы буларак кертелгән һәм ул сәхнә әсәренең буеннан буена бара.

  • Спектакльнең беренче ике кисәге ачык репетиция форматында беренче тамашачыларына май аенда – Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның 60 яшьлек юбилее уңаеннан тәкъдим ителде. Театр бу спектакль белән сентябрь аенда Санкт-Петербургта Александринский театры фестивалендә катнашты.
  • Спектакльнең инсценировка авторлары Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән Илгиз Зәйниев. Сәхнәгә куючы рәссам – Сергей Скоморохов. Композитор – Елена Шилова. Пластика – Нурбәк Батулла. Яктылык буенча рәссам – Тарас Михалевский. Яктылык буенча рәссам ассистенты – Ләйлә Мөхәммәтгалиева.
  • Камал театры традиция буенча Марсель Сәлимҗанов туган көнендә – 7 ноябрьгә премьера чыгара. «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленең премьерасы шушы вакытка туры китерелеп 4, 5, 6 ноябрьгә билгеләнгән. 12 ноябрьдә спектакль Уфада – Гафури театры сәхнәсендә – Камал театрының Уфа гастрольләре кысасында күрсәтеләчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100