news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры биш сәгатькә сузылган яшьләр тамашасы чыгарды

«Сишәмбе көн кич белән» тамашасы театрның Кече залында тәкъдим ителә.

Камал театры биш сәгатькә сузылган яшьләр тамашасы чыгарды
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры үз тамашачысына биш сәгатькә сузылган кичке тамаша тәкъдим итте. «Сишәмбе көн кич белән» проекты өч спектакль һәм ике антракттан тора.

«Сишәмбе көн кич белән» проекты «Яңа татар пьесасы - 2017» драматургия лабораториясе эшләреннән тора. Фәрит Бикчәнтәев финалга чыккан җиде пьесаның өчесен спектакль итеп үстерергә карар иткән. Болар – Сөмбел Гаффарова, Энҗе Гыйззәтова һәм Гүзәл Сәгыйтова пьесалары.

Спектакльләрне Фәрит Бикчәнтәев һәм аның укучылары Рамил Гәрәев һәм Олег Кинҗәгулов сәхнәләштергән. Спектакльләр берәр сәгатьлек. Берсе - Сөмбел Гаффарованың Олег Кинҗәгулов сәхнәләштергән «Парковка» спектакле спектакле «Nauruz school» студентлар театрлары фестивалендә катнашты. Хәзер ул «Театраль Идел буе» фестивалендә катнаша.

Спектакльләр арасында зур антрактларда фойедагы импровизацион сәхнәдә шигырь һәм җыр яңгырады. Үз музыкаль төркеме белән Зәринә Вилданова чыгыш ясады, шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Шаһбан, Гөлүсә Батталова шигырьләрен укыдылар. Фойеда рәссам Руслан Ибраһимов күргәзмәсе оештырылган иде.

Спектакльләр тәмамлангач, авторлар белән аралашу мөмкинлеге тудырылды. Ләкин тамаша 23.00 сәгатьтә генә тәмамлану сәбәпле, һәр теләгән кешенең фикер алышуга калырга мөмкинлеге булмады.

«Сишәмбе көн кич белән» тамашасы театрның 160 урынлы Кече залында тәкъдим итә. Оештыручылар киләсе атнага билетлар сатылып беткәнлеген хәбәр итә. Спектакльләр быелгы афишага 19 ноябрь, 10 декабрь көннәренә кертелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100