Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры бинасы совет чорында төзелгән иң кызыклы корылмалар унлыгына кергән
Социаль челтәрләр кулланучылар Волгоградтагы «Сталинград сугышы» музей-панорамасын иң кызыклы корылма дип атаган.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә совет чоры архитектурасының иң кызыклы корылмалары унлыгына Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасы кергән. Ул Бөек Новгородтагы Достоевский исемендәге драма театры белән 6-7нче урынны бүлешкән. Социаль челтәр кулланучылары арасында сораштыруны Tvil.ru сервисы үткәргән.
Иң кызыклы совет корылмасы Волгоградтагы «Сталинград сугышы» музей-панорамасы булган. Аның өчен респондентлар якынча яртысы (48,33 процент) тавыш биргән. Икенче урында Кырымдагы «Курпаты» архитектура ансамбле (16,67 процент), өченче урында Мәскәүнең Боҗра йорты (8,33 процент) тора.
Иң кызыклы корылмалар унлыгына шулай ук Домбайның «Тарелка» кунакханәсе, Сочиның «Металлург» шифаханәсе һәм Екатеринбургның Филатов исемендәге циркы кергән.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Кабан күле яр буе кичке ял өчен Россиянең иң яхшы җиде яр буе исемлегенә кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз