Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры бинасы ремонтка ябыла
Башкорт дәүләт драмтеатрының Казан гастрольләре планына үзгәрешләр кертелми.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры бинасының ремонтка ябылу вакыты проект эшләре төгәлләнгәч билгеле булачак.
ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов әйтүе буенча, хәзерге вакытта проект эшләре алып барыла. Ул ремонтның сроклары буенча сорауларга киләсе атнада ачыклык кертеләчәген әйтте.
13 апрельдән Камал театрының Минзәлә, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә гастрольләре башлана. Камал театры сәхнәсендә Гафури театрының гастрольләре планлаштырылган иде.
Камал театрының матбугат үзәге Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының гастрольләре мәсьәләсен шәрехләп: «Гастрольләр була. Үзгәрешләр юк», диде.
Камал театры афишасы 25 июньгә кадәр билгеләнгән һәм билетлар сатуга чыккан. 7 -13 июнь көннәрендә «Нәүрүз» халыкара театр фестивале үткәрелә.
Камал театры бинасында ремонт кирәклеге турында сөйләшүләр күптән бара. Аның срогы, расланмаган мәгълүматларга караганда, 8 айдан 2 елга кадәр булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз