Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театры берсе татар, икенчесе башкорт санаган туганнар турында спектакль чыгарды
Бүген Камал театрында «Сәфәр» премьерасының беренче көне.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры башкортлашу сәясәтенең туганнар арасына керүе турында спектакль чыгарды.
Бүген Камал театрында «Сәфәр» премьерасының беренче көне. «Сәфәр» спектакленең пьеса авторы — журналист Альберт Шакиров. Режиссер — Рамил Гәрәев, сәнгать җитәкчесе — Фәрит Бикчәнтәев.
Ике туганның берсе документлар буенча үзен башкорт дип билгели, икенчесе татар булуларын әйтә. Нәтиҗәдә берсе Казанда, берсе Уфада яшәгән туганнар аралашмас була. Инде өлкән яшьтә Сәфәргали туганын күрергә Уфага юлга чыга.
«Карале, Сәфәргали, мин үзебезнең шәҗәрәнең дәвамын эзләп таптым. Анда безнең бабайлар башкорт булып язылганнар, ди. Сиңа әйтмичә булдыра алмыйм, ди, безнең тамырлар ел шул якта, без башкортлар, ди. Китте тезеп, китте тезеп, бер башкорт галиме белән аралашабыз, архивтан шундый материаллар эзләп тапты, чын-чынлап безнең нәселне башкортларга күчереп утыра, ди», — дип сөйли персонажларның берсе. «Соң тарихчы булгач, синнән әйбәтрәк беләдер инде…» — дип җавап бирә аңа әңгәмәдәше.
Спектакль ике туганның дәшми генә кочаклашуы белән тәмамлана.
«Авторның бер генә персонажы да уйлап чыгарылмаган. Ул алар белән үзенең журналистик эшчәнлеге вакытында танышкан. Абсурдлы, лирик, иронияле караш, кайвакыт үз-үзебезгә пародия — болар барысы да тамашачыга үз-үзләрен танырга, геройлар белән бергә, алар өчен борчылып, шик һәм ачышлар белән тулы юлны үтәргә ярдәм итә», — дип яза театр.
«ДНКсы буенча, шәҗәрәсе буенча татар булып та, үзен башкорт дип саный икән — ул кешене бернишләтеп тә булмый, кирәкми дә! Бу — кешенең нәселенә тыкшыну дигән сүз. Бу нечкә һәм интим тема, дингә кысылу белән бер. Дин темасында күпләрнең йоннары үрә тора, ә бит нәсел аннан да якынрак тема», дигән иде Альберт Шакиров «Сәфәр» спектакленең репетициясе барган көннәрдә «Интертат»-ка биргән интервьюсында.
Спектакль 5, 6, 7 ноябрь көннәрендә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз