news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры беренче Йон Фоссе фестивалендә катнаша

Фестивальдә Төньяк Европаның иң популяр драматургы пьесалары буенча куелган спектакльләрен Ю.Бутусов, А.Огарев, Й.Лехтонен тәкъдим итәчәк.

Камал театры беренче Йон Фоссе фестивалендә катнаша
http://mincult.tatarstan.ru

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы “Җәйнең бер көнендә” спектакле белән Йон Фоссе фестивалендә катнаша. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара 6-9 апрельдә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә тәүге тапкыр уза. Камаллылар 7 апрельдә “Драма сәнгате мәктәбе”ндә катнаша. Әлеге фестиваль кысаларында Төньяк Европаның иң популяр драматургы пьесалары буенча куелган спектакльләрен Россия режиссерлары Юрий Бутусов, Александр Огарев һәм Йоэл Лехтонен тәкъдим итәчәк.

Фестиваль программасына шулай ук Россиянең театр сәнгате институтында (ГИТИС) узачак лекцияләр һәм мастер-класслар, “Драма сәнгате мәктәбе” һәм Үзәк актерлар йортында оештырылган иҗади очрашулар һәм Станиславский Электротеатрында узачак драматургның пьесалары җыентыгын тәкъдим итү кичәсе дә кергән. Фестивальне Йон Фоссе шәхсән үзе, аның Осло шәһәрендәге резиденциясен һәм Мәскәүдәге Мейерхольд исемендәге Үзәкне тоташтырган телекүпер вакытында ачып җибәрәчәк. Фестивальнең оештыручылары - Норвегия Корольлегенең Россиядәге вәкиллеге һәм “Команда +1” продюсерлык компаниясе.

Исегезгә төшерәбез: “Җәйнең бер көнендә” спектакленең премьерасы Казанда 2013 елның 8 февралендә узды. Шунысын әйтергә кирәк, Камал театры Россиядә беренчеләрдән булып Норвегия драматургының пьесасын сәхнәләштерде. 2014 елда Йон Фоссе Будапешт шәһәрендә узган Мадач исемендәге фестивальгә махсус әлеге спектакльне карарга килде. Спектакльдән соң Фоссе сәхнә артына кереп, артистларга үзенең фикерен дә җиткерде: “Мин сезгә зур рәхмәт әйтеп, барыгызны да кочаклар өчен кердем. Миңа спектакль бик ошады”, - диде ул.

Спектакль турында: Һәр кешенең диярлек тормышында язмышны төптән үзгәрткән вакыйгалар була. Алар кабат-кабат үткәннәргә әйләнеп кайтырга, күңелдә таш булып яткан һәм истәлекләр чоңгылына тарткан бик күп сорауларга җавап эзләргә һәм шул хәлләрнең сәбәпләрен анализларга мәҗбүр итәләр. Норвегия авангардисты Йон Фоссе пьесасының сюжеты катлаулы түгел – героиня, иренең ни өчен аның тормышыннан югалуын, китүен аңларга тырышып, яшьлегендә булган вакыйгаларны искә төшерә. Әсәрнең формасы үзенә бертөрле укылышны таләп итә, чөнки асылда төп мәгънә эчтәлеккә генә корылмаган. Ул билгеле бер эзлеклелектә бирелгән күчеш-кичерешләрдә, берөзлексез үткәннәргә, әйтелгәннәргә кире кайтуда, героиняның тормыш мәгънәсен эзләп газаплануында һәм шул үзен битәрләгән әлеге кичерешләрдән яшәргә көч алуында ачыла.

Спектакль катнашкан фестивальләр: “Алтын битлек” Милли театраль премия-фестивале (Мәскәү); “Салават күпере” XV Халыкара театр фестивале (Санкт-Петербург); Имре Мадач исемендәге Халыкара театр фестивале (Будапешт, Венгрия); Шанхай халыкара заман театры фестивале (Шанхай, Кытай).

Драматург турында: Йон Олаф Фоссе – норвегия прозаигы, шагыйрь, драматург. Дөньякүләм иң танылган драматургларның берсе. Әсәрләре 40тан артык телгә тәрҗемә ителгән, пьесалары (30дан артык) бөтен дөнья буенча 750дән артык театр сәхнәсендә куелган.

Төньяк советының әдәбият премиясе һәм Халыкара Ибсен премиясе лауреаты. Франциянең «Казанышлары өчен» милли ордены кавалеры (Ordre national du Mérite). Шулай ук, «Дейли телеграф» (The Daily Telegraph) газетасының «Хәзерге заманда яшәүче 100 даһи» исемлегенә кертелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100