news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры беренче тапкыр тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте

Театрда тифлокомментарийлы спектакльләр күрсәтүне дәвам итәргә җыеналар.

Камал театры беренче тапкыр тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Шәкүров). Кичә Камал театрының Кече залында «Килмешәк» спектакле тифлокомментарийлар белән тәкъдим ителде. Спектакльне гадәти тамашачы белән бергә күрү мөмкинлекләре чикләнгән 20 кеше тамаша кылды.

Татарча беренче тифлокомментарийлы спектакль үткән сезонда Кариев театрында күрсәтелгән иде инде. Россиядә бердәнбер татар тифлокомментарий остасы Гөлүсә Закирова әлеге театрда «Куян Эдвардның мавыктыргыч сәяхәте» балалар спектаклен тифлокомментарий белән укыды. «Килмешәк» спектакленә тифлокомментарийларны язучы һәм укучы шулай ук Гөлүсә Закирова. 
 
«Килмешәк» спектакле «Куян Эдвардның мавыктыргыч сәяхәте»ннән эмоциональ булуы белән аерыла. Бу спектакльдә хис күбрәк. Ул шунысы белән авыррак та. Ә «Куян Эдвардның мавыктыргыч сәяхәте»ндә хәрәкәт күп», - ди Гөлүсә Закирова. 
 
Театрда әлеге спектакльнең алга таба да тифлокомментарий белән күрсәтеләчәген вәгъдә итәләр.
 
  • Тифлокомментарийлы спектакль - ул визуаль образлар турында аңлатма бирү. Тифлокомментатор сәхнәдә сүз булмаган арада күрмәүчеләр өчен хәрәкәтләрне сүзләр белән аңлатып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot