news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры бер билет өчен 3000 сум түләгән иң юмарт тамашачы исемен атады

Спектакльләр видеоязмасы трансляцияләрен үстерүгә өлеш керткән һәр тамашачыга театр зур рәхмәт әйтә.

Камал театры бер билет өчен 3000 сум түләгән иң юмарт тамашачы исемен атады
Владимир Васильев

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры апрель аенда барлыгы 260 мең сумга 4200 билет саткан. 31 билет алган иң актив тамашачы — Фәнил Гафиатуллин. Ә бер билет өчен 3000 сум түләгән иң юмарт тамашачы — Айрат Бәширов. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Без Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Карантин беткәннән соң Сезне, һичшиксез, бүләкләячәкбез. Без яңа проектыбыз — спектакльләр видеоязмасы трансляцияләрен үстерүдә үзләреннән өлеш керткән һәр тамашачыга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең өчен бу бик мөһим», — дип мөрәҗәгать итә театр.

Онлайн спектакльләрне республикабыздан читтә яшәүчеләр дә яратып карый. Трансляциягә билетларны чит илләрдән — Финляндия, АКШ, Франция һәм Германиядә яшәүче тамашачыларыбыз, ә Россия буенча Мәскәү, Самара, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәсе, һәм Башкортостан Республикасында яшәүчеләр алган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot