news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры "Ай тамашачысы" акциясе игълан итте

Театр сайтыннан алган билетларының 20 проценты күләмендә кешбэк кайтарылачак.

Камал театры "Ай тамашачысы" акциясе игълан итте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Быел 1 сентябрьдән 2019 елның 31 маена кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры "Ай тамашачысы" дигән үзенчәлекле акция игълан итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Акция шартлары буенча, театр сайты kamalteatr.ru аша максималь суммага билет сатып алган тамашачы, бөтен алган билетларының 20 проценты күләмендә кешбэкка ия була. Жиңүче һәр айның соңгы көнендә билгеләнә.

Махсус тәкъдим камал театры сайты kamalteatr.ru аша алынган билетларга гына кагыла. Театр җитәкчелеге акция шартларына үзгәрешләр кертү хокукына ия, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot