news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Камал театры артисты Рузия Мотыйгуллинага дәүләт бүләге тапшырылды

Театрда бүген аның юбилей кичәсе булды

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллинаның, юбилее уңаеннан, иҗат кичәсе булды.


Ике бүлектән торган программада актриса катнашындагы “Ханума”, “Курчак туе”, “Диләфрүзгә дүрт кияү”, “Өч аршын җир” спектакльләреннән өзекләр тәкъдим ителде; “Казан” бию ансамбле төрле халык биюләре белән дәртләндерде; танылган җырчылар Равил Харисов, Алсу Абделханова, Айдар Габдинов, “Зө-ләй-лә” триосы милли моңнар дулкыннарында күңелләрне иркәләде. Татар профессиональ театры йолдызын юбилярның үзе кебек танылган сабакташлары, курсташлары, Әлки районыннан килгән якташлары, әлбәттә, хезмәттәшләре - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, В.И.Качалов исемендәге Зур академия драма театры, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры коллективлары ихлас һәм артистларга хас үзенчәлекле итеп Рузия ханымны гомер бәйрәме белән тәбрикләде, рольләрдәге герой ир-егетләр, чират торып, аңа мәхәббәтен аңлатты.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм парламенты депутатлары исеменнән юбилярны кайнар котлап, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова 4 дистә ел буена Камал театры сәхнәсен тоткан Рузия Мотыйгуллинаның драматик, көчле трагик рольләр башкара торган актриса булуын искәртеп, аларны хатын-кызның йөрәген картайта торган рольләр дип санавын белдерде. ТР Журналистлар берлеге рәисе Р.Ратникова үзенең әле яшь журналист кына чагында актриса белән әңгәмәләшергә килү вакыйгасын хәтерендә яңартты. Гаиләгездән өчегез дә җәмгыятькә зур файда китергән кешеләр сез, дип, җәмәгатен саклый, кадерли белгәнгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе һәм “Казан” милли мәдәният үзәге директоры Ринат Закировка рәхмәт белдереп, аларның “Казан” бию ансамбле сәнгать җитәкчесе һәм бию остасы буларак танылган кызлары Чулпан Закировага иҗат уңышлары теләде.

Хәзерге вакытта ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең ТР Президенты вазифасында булган чагында, төгәлрәге, быел 23 мартта имзалаган Указы нигезендә, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Р.Ратникова шул хактагы Указны укып, дәүләт бүләген тапшырганда юбилярга мәңге саекмас талант теләде.


Әле 1 генә ай элек 70 яшьлек бәйрәмен билгеләп үткән Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров хезмәттәше турында: “Безнең юбилей аралары аның кадәр үк ерак түгел, берничә көн генә, ләкин Рузия үзенең иҗат кичәсен, минем юбилей тәэсире сузылсын дип, юри соңрак үткәрергә булды, рәхмәт төшкере”, - дип шаяртты.

Актрисалар арасында беренче чыгуда ук тамашачыны үзенә җәлеп итә торганнары була, чыккан саен җәлеп итә һәм үсә бара торганнары да була – Рузияне аларның икенчеләре арасында сыман тоела һәм һаман да үсә бара, камиллеккә ирешә, дип саный ул. “Рузия рольләрендә бер калыпта гына кала торган актриса түгел, ул – универсаль, һәм шул яктан да аның бәхете булды. Сәхнәгә текәлебрәк карагыз: аңа 6 дистә яшь бирерлекме, шуның кадәр гүзәл килеш сакланып буламы?.. Сәнгатькә, татар сәхнәсенә бөтен рухын багышлаган хезмәттәшемә алга таба да иҗади үрләр яуларга насыйп булсын дип телим, олы яшьтәге хатын-кыз образларына җиңел һәм үтә шома рәвештә керешә алуына ихластан сөенәм”, - дип, фикерләре белән уртаклашты Ә.Шакиров.

“Син бит минем бердәнберем, син булмасаң, бу дөньяда миңа тормыш юк!” –“Бирнәсез кыз”дагы Рузия-Ларисаның мин-Паратовка шулай дигән чагында залның яшен тамыздырып, “Күрәзәче”дәге Шәмсия роленда да ул мин-Күрәзәчегә шулкадәр ышандырырлык итеп мәхәббәтен аңлата иде: күңел теләгәнгәме, бергә уйнаган спектакльләрдә шулары хәтергә якты булып уелып калган, гомумән, сокланырлык гүзәл зат ул, дип сөйли актер.

“Рузия Мотыйгуллина, олпат Камал театрының иң абруйлы һәм хөрмәтле артистларының берсе булу өстенә, - карап туймаслык һәм кабатланмас актриса: театрда аның үз урыны бар, ул рольләрне башкару үзенчәлеге белән аерылып тора һәм килеш-килбәте белән дә тамашачыны җәлеп итә белә. Тамашачы буларак, шәхсән минем өчен Рузия Мотыйгуллина – әтием Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Өч аршын җир” спектаклендагы Шәмсегаян, дөрес, башка рольләре дә әллә никадәр. Инде фәнни күзлектән карасак, Рузия Мотыйгуллина - әдәби әсәрләрдәге хатын-кыз образларын үтемле, тәэсирле итеп сәхнәдә гәүдәләндерә белгән чын иҗатчы”, - диде кичәгә килгән Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100