Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллинга мактаулы исем бирелде
Театр артистны котлый.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллинга театр сәнгате үсешенә керткән өлеш өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.
«Ришатны театр исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, горурланабыз һәм иҗади уңышлар телибез», — дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте.