Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры артисты Хәлимә Искәндәрова Мәскәүнең татар яшьләрен телне онытмаска өндәгән
Казан артисткасы белән очрашу Мәскәүгә “Мине өйдә көтәләр” фильмында төшергә килгәч оештырылган.
(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). “Мәскәү татарлары штабы”нда узган очрашуда актриса Хәлимә Искәндәрова Мәскәү яшьләрен зур шәһәр шартларында туган телләрен һәм мәдәниятен онытмаска өндәгән. Бу хакта “Татар-информ”га “Мәскәү татарлары штабы”ның координаторы Гөлнара Яруллина хәбәр итте.
“Хәлимә ханым Мәскәү татарлары белән горурланганын яшермәде. Ул Мәскәүдә яшьләр катнашында төрле мәдәни чаралар узуына куанычын белдерде. Һәм яшьләрне зур шәһәр шартларында туган телне һәм мәдәниятне онытмаска өндәде”, - дип сөйләде Гөлнара Яруллина.
“Мәскәү татарлары штабы” координаторы: “Очрашуда Хәлимә Искәндәрова ике телдә шигырьләр укыды. Һәм “Мәскәү татарлары штабы”на үз эшчәнлеген киләчәктә дә шулай актив рәвештә дәвам итәргә теләде”, - дип әйтте.
Гөлнара Яруллина сүзләренчә, очрашу Хәлимә Искәндәрованың Мәскәүгә “Мине өйдә көтәләр” (“Меня ждут дома”) фильмын төшерүдә катнашу өчен килгән вакытта оештырылган. “Актрисаның Мәскәүгә киләчәген белгәч, без аны “Мәскәү татарлары штабы”на чакырырга булдык. Хәлимә ханым Мәскәү яшьләре белән иҗади кичә уздыру тәкъдимен бик шатланып кабул итте”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз