Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры артисты Габделфәрт Шәрәфиев китте... мәңгелеккә
Аңа нибары 63 иде...
(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләр академия театры тирән кайгы кичерә. Милли театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхес, Татарстанның халык артисты Габделфәрт Әхәт улы Шәрәфиев 27 декабрь көнне вафат булды, дип хәбәр иттеләр театрдан.
Бүген Г.Камал театрында киң җәмәгатьчелек мәрхүм белән хушлашты. Габделфәрт Шәрәфиевкә нибары 63 яшь иде...
Шәрәфиев Габделфәрт Әхәт улы 1951 елның 6 гыйнварында Кукмара районы Янил авылында туган. 1973 елда Ленинградта театр институтын тәмамлый (ЛГИТМИК, татар студиясе) һәм Татар академия театрында эшли башлый.
Рольләре: Мансур — "Әлдермештән Әлмәндәр" Т.Миңнуллин, Алеша — "Тәкәббер гашыйклар" А.Кузнецов, Зәйтүн — "Синең урыныңа кайттым" Р.Хәмид,Гамир — "Китәм инде" Р.Хәмид, Миргаян — "Кичер мине, әнкәй!" Р.Батулла, Андраш — "Нихәл, яшь иптәш?" Ш.Тот,Чиголотти —"Болан-Патша" К.Гоцци, Базарбай — "Ахырзаман" Ч.Айтматов, Хөснулла — "Асылъяр" М.Фәйзи, Галиулла - "Шулай булды шул" - Туфан Миңнуллин, Исмәгыйль - "Хан кызы Турандык" - Карло Гоцци, Шәңгәрәй бай - "Арбалы хатыннар" - Зәки Зәйнуллин һ.б.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз