news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры артисты Алмаз Борһанов Галиәсгар Камал образын гәүдәләндерде

Бүген Камал театрының кече залында татар драматургиясе классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалны искә алу кичәсе узды.

Камал театры артисты Алмаз Борһанов Галиәсгар Камал образын гәүдәләндерде
Фоат Гарифуллин

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры артисты Алмаз Борһанов Галиәсгар Камалның 140 еллыгына багышланган кичәдә классик драматург образын гәүдәләндерде.

Бүген Камал театрының кече залында татар драматургиясе классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалны искә алу кичәсе узды. Галиәсгар Камалның тәрҗемәи хәле һәм иҗаты турында Луара Шакирҗанова һәм классик драматург образындагы Алмаз Борһанов сөйләде.

Камал театры артистлары кайчандыр театр репертуарында булган Галиәсгар Камал әсәрләрен яңарттылар. Сәхнәдә "Беренче театр", "Банкрот" һәм башка спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде.

Кичәнең сценарий авторы, режиссер һәм кичәне алып баручы - Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова.

Кичә Камал театрының кече залында аншлаг белән үтте. Залда Камалның нәсел дәвамчылары, шулай ук ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да бар иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100