Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театры артистлары Яңа елдан соң Чаллы һәм Түбән Камага гастрольләргә бара
Февральдә узачак гастрольләр афишасында биш спектакль, шуларның өчесе – премьера.
(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ") 2017 елның 14-21 февралендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының традиция буенча, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә гастрольләре узачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гастрольләр афишасында биш спектакль, шуларның өчесе – премьера. Чаллыда спектакльләр "Энергетик" Мәдәният сараенда күрсәтеләчәк. 14 февральдә Чаллы тамашачысына "Диләфрүз - Remake" (Туфан Миңнуллин әсәре), 15-16 февральдә "Бармы ришвәттән дәва?.." (Зөлфәт Хәким), 17 февральдә "Сөясеңме, сөймисеңме..." (Флорид Бүләков), 18 февральдә "Җилкәнсезләр" (Кәрим Тинчурин), 20-21 февральдә "Көтәм сине..." (Илгиз Зәйниев) әсәрләре тәкъдим ителәчәк.
Түбән Кама шәһәрендәге Халык иҗаты йортында 19 февральдә Г.Камал театры артистлары "Көтәм сине..." спектаклен куячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз