news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры артистлары Милли музей бакчасында Рөстәм Яхинга багышланган спектакль куя

15 августта 19.00 сәгатьтә Татарстан Милли музееның җәйге мәйданчыгында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары композитор Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗатына багышланган спектакль куя.

«Спектакль «әңгәмә» жанрында иҗат ителгән. Актерларының берсе дә Рөстәм Яхин булып уйнамаячак, әмма барысы да аның турында сөйләячәк. Спектакльнең режиссеры Айдар Җаббаров Михаил Булгаковның «Последние дни (Пушкин)» пьесасы белән илһамлануын әйтте. Пьесада шагыйрь сәхнәдә уйнамый, әмма барлык персонажлар аның турында сөйли һәм аны искә ала. Рөстәм Яхин турындагы спектакльдә дә шундый ук принцип», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхимова һәм Раил Шәмсуаров, артистлар Рәйхан Габдуллина, Айгөл Шәкүрова, Ришат Әхмәдуллин катнаша.

Спектакльдә оркестр белән фортепиано өчен Концерт та яңгыраячак. Солист - пианист, халыкара конкурслар лауреаты Зөлфәт Фәхразиев. Спектакльдә Рөстәм Яхин иҗат иткән җырлар һәм романслар яңгыраячак: «Ышанам», «Яз чәчәген өзмә минем өчен», «Бөдрә таллар», «Синең өчен», «Китмә, сандугач», «Оныта алмыйм», «Көзге моң», «Сонет № 109», «Күңелем өзгәләнгән минутларда», «Сипкелле диләр мине», «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Без барыбер бергә булырбыз» һ.б.

  • Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин (1921-1993) - күренекле татар композиторы, пианист, педагог, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны музыкасы авторы, 400дән артык җыр һәм романс, күпсанлы камера һәм симфоник музыка әсәрләрен иҗат итүче, СССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100