news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры артистлары Казан мәктәбе укытучыларын сәхнә осталыгына өйрәтәчәк

Дәресләр кызыклы булсын өчен укытучыларның артист та булуы кирәк, ди Милли мәсьәләләр буенча мәктәп директоры урынбасары.

Камал театры артистлары Казан мәктәбе укытучыларын сәхнә осталыгына өйрәтәчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Казанның 170нче мәктәбендә Г.Камал исемендәге дәүләт драма театры артистлары мастер-класс алып барачак. Бу хакта “Татар-информ”га 170нче мәктәпнең Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Лилия Гәрәева сөйләде.

“Быел Г. Камал театры артистлары белән мастер-класслар үткәрүне планлаштырдык. Алар укучыларга гына түгел, укытучылар өчен дә үткәреләчәк. Укытучыларга, балаларны кызыксындырырдай программа булдыру өчен, артист та булырга кирәк”, - ди педагог.

Мәктәп артистлар белән уртак проектны былтыр эшли башлаган. Мастер-классның төп максаты – укытучыларны һәм укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү, артистлык сәләтен үстерү. 

“Раил Шәмсуаров һәм “Зәңгәр шәл”дә төп рольне башкаручы, безнең мәктәп укучысы Ришат Әхмәдуллин килде. Алар безгә сөйләм телен үзгәртү өчен күнекмәләр, хәрәктләр күрсәтеп, мавыктыргыч очрашу үткәрделәр”, - дип сөйләде Лилия Гәрәева.

Киләсе мастер-класска Эмиль Талиповны, шушы мәктәпне  тәмамлаган җырчы кызны – Алсу Сәйфуллинаны чакырырга планлаштыралар. 

Укытучы әйтүенчә, очрашудан соң укучылар театрга ешрак йөри башлаган. “Мондый шәхесләр белән очрашулар укучыларга уңай тәэсир итә. Шундый очрашулардан соң балалар иҗат, мәдәният белән ныграк кызыксына башлый”, - дип сөйләде Лилия Гәрәева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100