Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры артистлары Кабан күле буена җыелучыларны чечетка биергә өйрәтте
Казан мэриясе оештырган быелгы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының икенче дәресе үтте.
Кичә кич Кабан күле яр буенда Камал театры артистлары чечетка бию серләренә төшендерде. Яр буена җыелучылар «Бию пәрие» спектакленең ахырында башкарыла торган биюнең өзеген өйрәнде.
Әлеге чара – Казан мэриясе оештырган быелгы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының икенче дәресе. Беренчесендә «Ярмәк вагы» өйрәтелде. Бию буенча мастер-класслар дәвам итәчәк.
Бию хәрәкәтләрен Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, актерлар Артур Шәйдуллин һәм Ләйcән Гатауллина өйрәтте. Башта алар үзләре биеп күрсәтте, аннан соң һәр элементны аерым-аерым берничә кат кабатлатып, ничек эшләргә кирәк икәнен сүз белән аңлатты. Дәрес татар телендә барды.
Илдус Габдрахманов җыелган кешеләрне чечетка биергә өйрәтергә авыр булмавын, аларның хәрәкәтләрне җиңел отуларын әйтте.
«Бу чара бик ошады, монда бик теләп килдем. Бию баш мие өчен, нейрон бәйләнешләрен торгызу өчен бик кирәк», - диде күл буена биергә килгән Гүзәл Гыйззәтуллина.
Биергә өйрәнүчеләр арасында төрле яшь вәкилләре бар иде, балалар да олылар да тырышып биеде.
Артур Шәйдуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә чечетканың татар халык биюе белән охшашлыгы булуы турында сөйләде.
«Һәрбер халык биюенең охшаш элементлары бар, мәсәлән, аяк дөбердәтү – тыпырдык. Татар, башкорт, мари, керәшен биюләрендә дә бар ул. Беренче мастер-класста «Ярмәк вагы»н биергә өйрәткәннәрен күргән идем, анда да – тыпырдау. Аякның үз энергетикасы бар, аның аша ничектер көчеңне күрсәтеп була», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз