news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры артистлары Алабугага экскурсиягә барган

Театр хезмәткәрләре күмәкләп ял итү коллективны берләштерә, эшчәнлекне арттыра, дип саный.

Камал театры артистлары Алабугага экскурсиягә барган
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Кичә, 4 октябрьдә, Камал театры коллективы Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында экскурсиядә булган. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алар «Алабуга шәһәрлеге» тарихи-археологик музей комплексын, Марина Цветаеваның әдәби музеен һәм искә алу йортын, Надежда Дурованың музей-утарын, Иван Шишкинның мемориаль һәм «Портомойня» музейларын һ.б караган.

«Мондый чаралар үткәрү коллективны тагын да бердәм итә, эшчәнлекне арттыра», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100