news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры «Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасын кабул итәчәк

26 июньдә Казанда XXXI «Алтын битлек» Россия милли театр премиясен тапшыру тантанасы була. Чара Г.Камал театрының яңа бинасында узачак һәм премия тарихында Мәскәүдән читтә үткәрелгән беренче тантана булачак. Тантана кысаларында 2023-2024 еллар сезонының иң яхшы спектакльләрен һәм аерым номинацияләрдәге лауреатларны атаячаклар. Бу хакта премиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алтын битлек» премиясе һәм фестивале Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә уздырыла. Генераль иганәчесе - Саклык банкы.

Премия һәм фестиваль президенты Владимир Машков хәбәр иткәнчә, чараны әзерләүгә 30дан артык кеше җәлеп ителгән, ә тантана өчен махсус 100гә якын костюм тегелгән. Аның сүзләренчә, чара алдыннан театр бәйрәме – «Алтын битлек» көне була. Ул 25 июньдә башланып, 26 июньгә кадәр дәвам итә һәм 30га якын мәдәни вакыйганы үз эченә ала. Алар арасында мастер-класслар, лекцияләр, иҗади очрашулар, концерт һәм театрлар йөреше бар. Барлык чаралар да киң җәмәгатьчелек өчен ачык булачак. Бәйрәмне оештыру һәм үткәрүдә 130дан артык артист катнаша.

«Алтын битлек» көненең белем бирү программасы дүрт мәйданчыкта (Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Казан дәүләт мәдәният институты, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Камал театрының яңа бинасы) узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot