news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры Александринский фестивалендә катнашачак

Камал театры Александринский фестивалендә катнашачак
"Татар-информ" архивы

21 һәм 22 сентябрь көннәрендә Санкт-Петербургта Александринский театрының төп сәхнәсендә Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен тәкъдим итә.

Тамаша Фәрит Бикчәнтәев куелышында күрсәтеләчәк. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» Санкт-Петербургта XIII Халыкара «Александринский» театр фестивале кысаларында куела. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Якутск һәм Псков театрлары катнаша. Фестиваль 9 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Спектакльдә театр оркестры башкаруында композитор Елена Шипованың музыкасы яңгыраячак. Дирижер – Данияр Соколов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100