Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театры «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен Петербургта күрсәтәчәк
21-22 сентябрьдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Санкт-Петербургның Александрин театрында Мәхмүт Галәү әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле премьерасын күрсәтәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Спектакль «Александринский» XIII Халыкара театр фестивале программасына керә. Спектакль русчага синхрон тәрҗемә белән татар телендә бара.
Шулай ук «Александринский» фестивале кысаларында күрсәтеләчәк спектакльләргә билетны ВТЕАТР промокодын кулланып 20 процент ташлама белән алып була.
- Промокод билетларны Александрин театрының рәсми сайтыннан онлайн сатып алганда гамәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз