news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры актеры Рамил Төхвәтуллинга Россиянең атказанган артисты исемен бирделәр

РФ Президенты Владимир Путин Галиәсгар Камал исемендәге театр актеры Рамил Төхвәтуллинга Россиянең атказанган артисты дигән мактаулы исем бирде. Дәүләт башлыгының карары хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

Актер башка мәдәният эшлеклеләре арасында «илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен» билгеләп үтелде.

Моннан тыш, Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин «торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» Россиянең атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре исемен лаек була, диелгән документта.

Моннан тыш, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде. Ул бу бүләккә «фәнни-педагогик эшчәнлектә, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100