news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры актеры Олег Фазылҗанов Кариев театры спектаклендә уйнаячак

Ренат Әюпов драматург Мансур Гыйләҗевның “Микулай” монопьесасын куя.

Камал театры актеры Олег Фазылҗанов Кариев театры спектаклендә уйнаячак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов Камал театры актеры Олег Фазылҗановны чакырып моноспектакль куя. Ренат Әюпов репетицияләрнең иртәгә башланачагын әйтте. Режиссер аңлаулары өчен Камал театры җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.

Ренат Әюпов драматург Мансур Гыйләҗевнең “Микулай” монопьесасын куячак. Микулай ролендә – Камал театры артисты Олег Фазылҗанов һәм Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллин икесе ике составта уйнаячак. Рәссам – Булат Гыйльфанов. Композитор – Зөлфәт Вәлиуллин. Консультант – Геннадий Макаров. Моноспектакльдә керәшен хоры һәм кечерәк оркестр катнаша.

“Миңа монодрама формасы бик кызыклы. Татар театры тарихында мин андый әсәр тапмадым. Эзләнә торган эксперименталь театр өчен мондый әсәр кирәк. Олегны моңарчы да спектакльдә катнашырга чакырып караганым булды. Бу юлы ул карыша алмады. Чөнки сүз керәшен татарлары турында бара”, - диде Ренат Әюпов.

“Монда гражданлык позициясе зур урын алачак. Бу әсәрне караган теләсә кайсы милләт кешесе үз милләтенең яшәешен саклап калу турында уйланачак. Автор әсәр ахырында Микулайны мәрхүм булды дип язса да, без аны исән калдырачакбыз. Аның милләттәшләре нигезгә ул исән чагында кайтырга тиеш”, - ди режиссер.

“Керәшеннәр темасы миңа бик якын, алар арасында үстем. Моноспектакль буларак та ул миңа бик кызык. Иртәгә беренче очрашуыбыз – нәрсә булып бетәр. Үз карашларым, фикерләрем дә бар, тәкъдим итеп карарга җыенам”, - диде Олег Фазылҗанов.

Спектакль ТР Мәдәният министрлыгының дәүләт заказы буларак куела. Ул ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарыла. Премьера март ахырына планлаштырыла. Спектакль театрның Кече залында уйналачак. Әлеге пьеса буенча Әлмәт театрында репетицияләр бара. Премьера гыйнвар ахырына тәгаенләнгән. Төп рольдә – Рафик Таһиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100