news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры актерлары Кытайда узган фестивальдә «Килмешәк» спектаклен тәкъдим итте

Спектакль ике көнне дә зур аншлаг белән узды – 600 кешелек залда алма төшәрлек тә урын юк иде.

Камал театры актерлары Кытайда узган фестивальдә «Килмешәк» спектаклен тәкъдим итте
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). 14-15 декабрь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Кытайның Нанкин шәһәрендә Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Килмешәк» спектаклен тәкъдим итте. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Актерлар әлеге спектакльне Ибсен Халыкара институты һәм дөньяның иң борынгы югары уку йортларыннан берсе булган Нанкин университеты тарафыннан оештырылган «Хәрәкәт итүче дөньялар» фестивале кысаларында күрсәтте.

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Кытай студентлары һәм форумда катнашучылар өчен лаборатория дә үткәрде. Камал театры директоры Илфир Якупов исә театрның бүгенге көндә уйнаган роленә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты.

Спектакль ике көнне дә зур аншлаг белән узды – 600 кешелек залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Илфир Якупов сүзләренчә, Кытай тамашачысы Камал артистларын бик җылы кабул иткән.

Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» пьесасы Норвегия, Кытай һәм Россиянең уртак проекты кысаларында язылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100