news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнис Җиһаншин Камал театры Ачык театр лабораториясендә мастер-класс үткәрәчәк

19 декабрьдә 16:00 сәгатьтә Камал театры Ачык театр лабораториясендә Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһаншинның актерлык һәм ораторлык осталыгы буенча мастер-классы була. Бу хакта Камал театры тереграм-каналында хәбәр ителә.

Фәнис Җиһаншин – танылган артист кына түгел, нечкә мөгаллим дә: ул катлаулы нәрсәләрне гади сүзләр белән аңлата һәм хәтта беренче тапкыр сәхнәгә чыгучыларның да потенциалын ача белә. Аның карашы театр мәктәбе традицияләрен заманча алымнар белән берләштерә. Мастер-класста остаз халык алдында чыгыш ясау осталыгы, оялу һәм киеренкелектән котылу, камера белән эшләү серләре белән бүлешәчәк.

Мастер-класста катнашучылар:

  • Тавыш белән идарә итәргә, үз диапазонын табарга өйрәнәчәк, дикция һәм тавыш мөмкинлекләрен ачачак;
  • Төп актерлык техникасын үзләштерәчәк, тиешле халәткә «керергә», залның игътибарын тотып торырга һәм хис-кичерешләр белән идарә итәргә өйрәнәчәк;
  • Сәхнәдән куркуны бетерү серләрен беләчәк;
  • Фәнис Җиһаншиннан киңәшләр алачак.

Мастер-класс кемнәргә файдалы булачак:

  • яшь актерларга һәм иҗади югары уку йортлары студентларына;
  • спикерларга, блогерларга, укытучыларга, ышанычлы һәм ачык итеп сөйләргә теләүчеләргә;
  • үзен театрда сынап карарга хыялланган, әмма беренче адымнан курыккан кешеләргә.

Катнашу өчен махсус әзерлек кирәкми, бары тик үзең белән уңайлы кием һәм дәфтәр, каләм алып килү генә сорала.

Мастер-класс 2 сәгать дәвам итәчәк.

Яшь чикләве 18+

news_right_1
news_right_2
news_bot