news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры 270 мең сумлык чәчәк сатып ала

Лотларга театр чәчәкләр, бәйләмнәр һәм чәчәк кәрзиннәре дә керткән.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры 270 мең сумлык чәчәк һәм чәчәк композицияләрен сатып алачак. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында дөнья күрде.

Лотлар арасында бәйләмнәр, чәчәк һәм чәчәк кәрзиннәре бар. Конкурсны, контрактны иң арзан суммага башкаруга тәкъдим ясап, «Антей-групп» компаниясе отты. Театрга тере чәчәкләрдән 3 кәрзин, 230 букет, 400 канәфер, 100 роза китереләчәк. Максат итеп, «Заказчы чараларын чәчәкләр белән тәэмин итү» каралган.

Контрактның беренче бәясе 314 мең сум булганлыгын да искәртеп китик.

news_right_1
news_right_2
news_bot