news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры 115 еллык туган көнен бәйрәм итәргә чакыра

22 декабрьдә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр нон-стоп режимында артистлар, режиссерлар, рәссамнар, блогерлар һәм театрның дуслары белән интервьюлар була.

Камал театры 115 еллык туган көнен бәйрәм итәргә чакыра
Владимир Васильев

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). 22 декабрьдә Камал театры туган көнен билгеләп үтә. 115 еллык юбилей уңаеннан тамашачылар өчен сюрпризлар әзерләгәннәр.

Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу көнне театрның сәхнә артына экскурсияләр була. 10.00 һәм 12.00 сәгатьтләрдә экскурсияләрне Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова алып барачак. Билетлар kamalteatr.ru сайтында.

«Бичара кыз» тамашасы яңа «Шәрык клубы» комплексында күрсәтелә. «Бу бик символик вакыйга. Чөнки беренче татар драматургы Габдрахман Ильясиның „Бичара кыз“ пьесасы буенча куелган премьера, XX гасыр башында „Сәйяр“ беренче профессиональ театр труппасы уйнаган тарихи „Шәрык клубы“ залында тәкъдим ителә», — ди оештыручылар.

Спектакль бәясенә интерактив комплекс буенча экскурсия дә керә (15.00 һәм 17.00).

Туган көн уңаеннан 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр нон-стоп режимында артистлар, режиссерлар, рәссамнар, блогерлар һәм театрның дуслары белән интервьюлар була. «Бу көнне Вконтакте, Ютуб, Instagram да трансляцияләрне күзәтеп барыгыз. Эфирларның алып баручысы — Татарстаннын атказанган артисты Фәнис Җиһанша», диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100