Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры 110 еллык юбилее уңаеннан иң үзенчәлекле селфига бәйге игълан иткән
Бәйгедә катнашыр өчен машинаның арткы тәрәзәсенә Камал театры логотибын ябыштырып фотога төшәргә һәм социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.
(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). 110 еллык юбилее уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры иң үзенчәлекле селфига бәйге игълан итә. Бәйгедә катнашыр өчен машинаның арткы тәрәзәсенә Камал театры логотибын ябыштырып фотога төшәргә һәм социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк. Җиңүчеләрне Камал театрының 110-еллык юбилеена багышланган гала-концертка чакыру билетлары һәм истәлекле сувенирлар көтә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Бәйгенең икенче этабы – фотоны Вконтакте яки Инстаграм социаль челтәрендә #театрукамала110лет #камалтеатрына110ел хэштеглары белән урнаштырырга һәм комментарийларда Камал театрының 110-еллык бәйрәменә теләкләр дә язарга кирәк.
10-11 декабрьдә Камал театрының баш режиссеры Фәрид Бикчәнтәев җитәкчелегендәге жюри иң үзенчәлекле 10 фотоны сайлый. 12 - 18 декабрьдә Камал театрының официаль төркемендә иң яхшы фотоны сайлап алу максатыннан ачык тавыш бирү игълан ителә. Җиңүче 22 декабрьдә - татар театрының туган көне бәйрәмендә бүләкләнә.
Ачык тавыш бирү этабына узган иң яхшы 10 фотосүрәт авторлары, Камал театрының 110-еллык юбилеена багышланган зур гала-концертка чакыру билетлары ота. Төп җиңүчене исә, иң кадерле бүләкләр: спектакльләргә чакыру билетлары, футболка, стена календаре, көндәлек дәфтәре һәм USB-флеш-накопитель көтә, дип ышандыра оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз