news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал мәктәбенең соңгы дәресендә XX гасыр спектакльләре турында фикерләштеләр

Кече залда "Король Лир", “Җилкәнсезләр”, “Җирән чичән”, “Миркәй белән Айсылу”, “Күк капусы ачылса” кебек әсәрләрне искә алдылар.

Камал мәктәбенең соңгы дәресендә XX гасыр спектакльләре турында фикерләштеләр
Александр Эшкинин

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече залында Камал театры мәктәбенең икенче сезоны ябылды. Соңгы дәрестә  XX гасырда сәхнәләштерелгән спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Күрсәтелгән спектакльдә катнашкан актерлар шәрехнамәләр биреп барды, театр тәнкыйтьчеләре һәм тамашачылар бәяләрен бирде.

Иң элек 1957 елда куелган "Король Лир" спектакле күрсәтелде. Күмәк рольдә катнашкан Әзһәр Шакиров әлеге трагедияне татар артистлары башкарып чыга алырмы, дип борчылган була. “Русларның иң бөек тәнкыйтьчеләре татар театрына хас "Король Лир" дип, аның мәгънәсен ачты, мин шаккаттым”, - диде ул.

Алга таба тамашачылар хозурына Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” әсәре тәкъдим ителде. Актер Әзһәр Шакиров Тукай премиясен татар театрында беренче тапкыр әлеге спектакль алуын әйтте. “Ул шулхәтле югарылыкта барды, хәтта Мәскәүдәге тамашачы да шыгрым тула иде. Монда актер белән рольнең тәңгәл килүе зур роль уйнады”, - ди ул.

“Гүзәлем Әсәл” спектаклендә баш рольне башкарган Наилә Гәрәева ул чор өчен ир-атның хыянәт итүен күрсәтү – зур вакыйга булды дип саный. “Хәзер телевизордан карасак, адым саен хыянәт итү күренешләрен шоу итеп күрсәтәләр. Чыңгыз Айтматовның рухын без бу спектакльдә сакладык”, - диде ул.

Тәнкыйтьчеләр Нәкый Исәнбәтнең “Җирән чичән” әсәрен эпос жанрында язылуына басым ясап, бүгенге көндә башка андый спектакльләр куелмавын искәртте. “Мондый әсәрләр милли татар театрына кирәк, ул безнең тарихи байлыгыбыз. Исәнбәттән башка, мондый әсәрне беркем дә язганы юк”, - диде алар.

Тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова билгеләп үткәнчә, татар сәхнәсенә хәзер эпос җитми. “Эпосны чыгарырга кирәк. Борынгы музыкабыз, сәнгатебез ничек булган, татарны бай, көчле итеп күрсәтүче әсәрләр кирәк”, - дип сөйләде ул.

Туфан Миңнуллинның “Илгизәр плюс Вера” спектаклендә катнашкан Дания Нуруллина хәзер дә уйнарга теләген белдерде. “Рус белән татар бергә кушылып яши аламы? Шушы мәсьәлә күтәрелеп чыкты шул заманда ук. Беренче тапкыр сәхнәдән татар үз милләт кешесе белән генә кеше төсле яши ала, дигән фикер әйтелде”, - диде ул.

Шулай ук “Миркәй белән Айсылу”, “Хуҗа Насретдин”, “Күк капусы ачылса”, “Бирнәсез кыз”, “Әни килде”, “Бичура” спектакльләре дә күрсәтелде. “Икенче сезонга җитәрбез дип һич уйламадык, хәзер өченчесен дә ниятлибез”, - диде спикер Рәдиф Кашапов. Соңгы дәрес спектакльләр турында фикер алышу белән тәмамланды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100