news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Камал мәктәбендә" "Өч сеңел" спектакле турында фикер алышу була

Театр тамашачысы мәктәбендә "Өч сеңел" спектакленең (2006 ел) видеоязмасы күрсәтеләчәк.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). 15 мартта Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбендә "Өч сеңел" спектакленең (2006 ел) видеоязмасы күрсәтелә һәм фикер алышу була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спектакльне авторы - Антон Чехов, режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

"Режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең рус классик драматургы Антон Чехов иҗатына беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итүе түгел. Мәскәүдә узган “Подиум–95” фестивалендә ул сәхнәләштергән “Акчарлак” спектакле зур уңыш казанды, 1996 елда бу спектакль Германиядә узган Халыкара театр фестивалендә дә катнашты", диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Хәрби гарнизон урнашкан ерак провинциаль шәһәрдә өч бертуган Ольга, Маша һәм Ирина сагышлы һәм ямансу тормыш итәләр. Шушы чиксез моңсулык хөкем сөргән мохиттә уртанчы сеңел Маша белән офицер Вершининның, кече сеңел Ирина белән барон Тузенбахның мөнәсәбәтләре аларда өмет чаткылары уята. Әмма озакка түгел - спектакль шул хакта.

news_right_1
news_right_2
news_bot