Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал мәктәбендә "Биюче" спектакле турында фикер алышачаклар
Спектакль Илдус Габдрахманов өчен махсус куелган.
(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). 15 ноябрь 18.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең яңа дәресендә "Биюче" спектакле турында фикер алышу була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тамашачыларга "Биюче" спектакленең (1995 ел) видеоязмасы күрсәтелә. Авторы - Лопе де Вега, режиссеры - Ф. Бикчәнтәев.
Төп рольдә Илдус Габдрахманов уйнады. Әлеге спектакльнең «аның өчен» махсус куелган.
- «Биюче» спектакле тулаем мәхәббәт турында. Җитмәсә, безнең бала чактагы, үсмер вакыттагы хыялларыбыздагыча кутәренке, чынга охшамаган тылсымлы сөю, ярату хакында. Әйтерсең ул балкып торган йолдызлар, алтын ай белән тулы гаҗәеп төстә бизәлгән күк гөмбәзе, төнге серле бакчаның тын кысылырлык итеп дулкынландыруы, дәртле һәм нәфис испан моңы татлы хыял дөньясыннан килгән.
- Шунда – тормыш, яшәү матур әкияттәге кебек әйбәт булыр, мәгърур рыцарь да сөйгәне хакына һәммә киртәләрне ватып-җимереп үтәр, яхшылык белән хаклык җиңәр дигән беркатлы, самими ышаныч уянып китә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз