news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Камал мәктәбе" "Зәңгәр шәл" спектакле буенча фикер алышырга чакыра

18 майда Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең сигезенче дәресе үтәчәк.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). "Камал мәктәбе" "Зәңгәр шәл" спектакле буенча фикер алышырга чакыра. 18 майда Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең сигезенче дәресе үтәчәк. Бу хакта Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамашачыларга "Зәңгәр шәл" спектакленең (1987, 2000 еллар) видеоязмасы күрсәтелә. Авторы - Кәрим Тинчурин, режиссеры - Марсель Сәлимҗанов.

Зәңгәр шәл" –репертуарныңгадәти спектакле түгел, ул Камал театрының аерылгысыз бер өлеше.

Хәзерге вакытта сәхнәдә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы спектакль бара.

"Камал мәктәбе"ндә Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән спектакльне тамаша кылырга мөмкин булачак. Бренче пәрдә 1987 ел, ә икенчесе 2000 ел язмасы булачак. Моннан тыш, тамашачылар башка куелышлардан да өзекләр күрә алачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100