Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Камал мәктәбе” онытылмаган спектаклен видеоверсиядә күрсәтте
“Мулла” пьесасы - драматург Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры үзенең “Камал мәктәбе” проектында ике ел элек кенә репертуардан төшкән “Мулла” спектакленең видеоверсиясен күрсәтте.
“Мулла” пьесасы - драматург Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе. Ул “Яңа татар пьесасы - 2006” конкурсының махсус премиясенә лаек булган иде. 2012 елда аны Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде.
Аңарчы пьеса Әтнә халык театрында, Минзәлә драм театрында, Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театрында куелган иде инде. Быел әлеге пьеса буенча Миләүшә Айтуганова һәм Марат Әхмәтшин продюсерлыгында шул исемдәге нәфис фильм чыкты.
- Бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы да яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авылдашларын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль бу сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми һәм тамашачының үзен дә уйланырга мәҗбүр итә.
Проект кысаларында тамашачы Әсфәндияр һәм Налимә рольләрен башкарган Эмиль Талипов һәм Гөлчәчәк Хәмәдинурова, участковый Әмир ролендәге Олег Фазылҗанов һәм Бәдретдин ролен башкарган Илдус Габдрахманов белән аралашты.
Спектакль турында экспертлар буларак әдәбият галимнәре Әлфәт Закирҗанов һәм Елана Шевченко, театр белгече Айгөл Габәши, сәнгать белгече Рауза Солтанова һәм дин белгече буларак Салават Камалетдинов катнашты.
Проектның яңа модераторы Рифат Миндубаев экспертларга Камал театры спектаклен “Мулла”ның башка куелышлары белән чагыштырырга тәкъдим итте, спектакльдә үзәк темаларның берсе булган авыл бетү сәбәпләрен ачыкларга тырышты.
- 2018 ел башында Камал театрының Кече сәхнәсендә яңа белем бирү проекты - театр тамашачылары өчен "Камал мәктәбе" ачылды. Проект кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видео язмалары күрсәтелә, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырыла. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз